Менделеевскида яңа елда фейерверк ату урыннарын билгеләделәр
Татарстанда 19 декабрьдән 8 январьгә кадәр янгынга каршы режим кертелә.
Менделеевскида яңа елда фейерверклар җибәрү өчен урын әзерләнде. Аларны «Дружба 1-5» бакчалары ягына таба вертолет мәйданчыгыннан аттырырга булчачак.
Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров Татарстане 19 декабрьдән 8 январьгә кадәр янгынга каршы режим гамәлгә ашырылуын һәм шул сәбәпле чикләүләр кертелүен искәртте.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык кискенләште. Тәртип бозучылар штрафка тартылачаклар:
▪ Физик затларга 10-нан алып 20 мең сумга кадәр,
▪ вазыйфаи затларга 30 дан 60 меңгә кадәр,
▪ шәхси эшмәкәрләргә 60 меңнән 80 меңгә кадәр,
▪ юридик затларга 400-дән 800 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев