Менделеевскида инвалидлар декадасы кысаларында чаралар узачак
Ел саен 1-10 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар декадасы билгеләп үтелә.
Декада кысаларында Менделеевскида 30дан артык чара планлаштырылган.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәр мунчасына бушлай йөрү (инвалидлык турында документ күрсәтеп), инвалидлар декадасы кысаларында «Йөрәктән йөрәккә» акциясе, «Игелек аренасы» инвалид балаларга ярдәм фонды җитәкчелегендә сәламәтлекләре чикле балаларның әниләре көне һәм башка чаралар каралачак.
Шулай ук декада кысаларында Менделеевск үзәк район хастаханәсендә сәламәтлеге чикле пациентлар өчен Ачык ишекләр көне оештырылачак, һәм хәрәкәтләнүе чикле гражданнарны табиб-белгечләр килеп-карау оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев