Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида Инвалидлар унөнлеге уңаеннан үткәреләчәк чаралар исемлеге

10 декабрьгә кадәр мәдәни массакүләм, спорт, шулай ук хәйрия акцияләренә һәм мастер-классларга барырга мөмкин.

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар үткәрү планын тәкъдим итәбез.

01.12.2023, шәһәр мунчасы
Бушлай шәһәр мунчасына бару (инвалидлык документын күрсәтергә)

01 дән 10.12.2023 гә кадәр кибетләрдә ташлама каралган (инвалидлык турында документны тәкъдим итү буенча):
Яр буе урамындагы «Кием дөньясы»нда - 25%, Чоловский урамындагы «Суперэконом» да- 30%

01дән 10.12.2023 елга кадәр, шәһәр урамнары
«Тигез мөмкинлекләр дөньясы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә толерантлы мөнәсәбәт турында белешмәләрне рәсмиләштерү һәм тарату

01 дән 10.12.2023 гә кадәр чәчтараш хезмәтләре күрсәтү:
«Шоколад» сәүдә үзәгендәге чәчтарашханәдә –15%, «Сабина»да – 20%

01-10.12.2023 көннәрендә район үзәк хастаханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле
авыручылар өчен Ачык ишекләр көне

01 дән 10.12.2023 гә кадәр
район үзәк хастаханәсе табибларының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле ялгыз, йөри алмаган гражданнарның өйләренә барып саулыкларын тикшерүне үткәрүе


04.12.2023, газета редакциясе
«Менделеевские новости» газетасы редакциясе буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен экскурсия.

1сеннән 10 декабрьгә кадәр «Өмет яры» социаль яклау үзәгендә «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь диктант акциясе (онлайн)

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Өмет яры» социаль яклау үзәгендә «Йөрәктән йөрәккә» акциясе. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында: өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торучы инвалидларга фатирларын җыештыруда ярдәм итү.

01 дән 10.12.2023 елга кадәр, «Нептун» СК
Бассейнга һәм тренажер залына түләүсез бару (инвалидлык документы буенча)

01 дән 10.12.2023 гә кадәр, «Фаворит» ат спорты мәктәбендә
Ат сарае буйлап экскурсияләр оештыру

01 дән 10.12.2023 елга кадәр «Айсберг» боз сараенда
түләүсез тимераякта шуу

01дән 10.12.2023 елга кадәр, «Сатори» спорт клубында
«Сатори» да ачык ишекләр көне

02.12-08.12.2023 көннәрендә мәктәпләр
Класс сәгатьләре» алар белән горурланырга мөмкин", Параолимпия спортчылары турында
Шәһәр китапханәсе
Экскурсия - «Игелеклелек һәм шәфкатьлелек хакына» китап күргәзмәсе


05.12.2023, «Саулык» сәламәтләндерү үзәгендә
Инвалидларның нотариус Э.Ш. Гайнетдинов белән очрашуы

05.12.2023, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп:
«Игелек аренасы» фонды белән берлектә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп
балалары өчен «Күңелле стартлар»

05.12.2023, «Батыр» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мини-футбол буенча ярышлар

06.12.2023, С. Гассар исемендәге мәдәният сарае
«Игелек аренасы» инвалид балаларга ярдәм фонды җитәкчелегендә волонтер медиклар белән очрашу

06.12.2023, «Яшьлек» Яшьләр үзәге
Инвалидлар декадасына багышланган Өстәл уеннары фестивале

07.12.2023, «Саулык» сәламәтләндерү үзәге
Россия Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Р. Иштанова белән очрашу

08.12.2023, «Атмосфера» гөмбәзе
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм «Игелек аренасы» инвалид балаларга ярдәм фонды белән берлектә «Күңелле юл йөрү кагыйдәләре»

08.12.2023 12.00 сәгатьтә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп
Район хакимияте вәкилләрен чакыру белән «Тормышта шатлык кына булсын!» исемле гомум мәктәп чарасы

08.12.2023, «Өмет Яры» социаль яклау үзәге
«Без бергә» психик тайпылышлы гражданнар белән түгәрәк өстәл

«Батыр» СМ, график буенча
Инвалид балалар өчен ГТО нормаларын тапшыру

09.12.2023, «Кама таңнары» учреждениесендә
Приютта тәрбияләнүчеләр арасында шахмат турниры

Декада, мәктәпләр
«Без бер-беребезгә кирәк» акциясе уңаеннан өйдә белем алучы сыйныфташлар янына бару

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев