Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдә

Радмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды. 

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән йомгаклау концерты узды. Иң яхшы номерларын предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары тәкъдим итте. 


«Менделеевск хезмәт сөючән һәм иҗади кешеләргә бай, — диде район җитәкчесе Радмир Беляев, — катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Һәм алар моны исбатладылар. Бер меңнән артык кеше гала-концерт программасына җәлеп ителде. Бу фестиваль чикләрен киңәйтергә һәм киләсе елга республика кунакларын да чакырырга кирәк, дигәнне аңлата. Мин оештыручыларга, хезмәт коллективлары җитәкчеләренә, артистларга рәхмәтле. Иҗтимагый совет инициативасы буенча фестивальгә Рөстәм Гафаров исемен бирергә карар кылынды».


Зур сәхнәдә хореографик һәм вокал композицияләр, оригиналь жанрлар, ялгыз чыгышлар бер-берсен алыштырды. 
Котлаулар номинацияләр буенча алып барылды. Радмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.  Радмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды. 
«Аммоний» АҖнең иҗат коллективы халык иҗаты фестиваленең Гран-приын яулады. Кече Гран-прига, оригиналь жанр башкаручысы буларак, Владимир Аничкин лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев