Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида халык санын алучылар йортларга йөрүне дәвам итәләр

Сан алучы Людмила Ефимова пенсионер Әминә Сәмигуллинада булды.

«Мондый чараларда һәрвакыт катнашам. Сораулар җиңел, барысына да теләп җавап бирдем. Документлар кирәк булмады. Сан алучы үз эшен яхшы белә, сорауларын төгәл бирә», — диде Әминә Мөбарәковна.
Людмила Алексеевна сүзләренчә, ул Менделеев, 2, Яшел 10, 18, Гагарин (өлешчә) адреслары буенча йөриячәк. Барлыгы 600дән артык фатир, шуның иллесендә булган.

«Яхшы каршы алалар, барлык мәгълүматлар кеше сөйләве буенча язып алына, — дип сөйли Людмила Алексеевна. — Яшьләрнең күбесе сан алуда электрон рәвешне сайласа, кайберләре Күпфункцияле үзәктә узарга теләк белдерә».

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән башланып 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X