Менделеевскида Луганск һәм Донецк халык республикалары яшәүчеләре тавыш бирү өчен чиратка бастылар
Балалар иҗат үзәгендә урнашкан күчмә сайлау участогы сәгать унда ачылды.
Беренче минутлардан ук Менделеевскида яшәүче Луганск һәм Донецк республикасы гражданнары тавыш бирү өчен чиратка бастылар.
«Донбассның һәм туган шәһәрем Краматорскның Россия составына керүе өчен тавыш бирергә килдем, - дип бүлешә Нина Исакова. – Без моны озак көттек, бүген барыбыз өчен дә бәйрәм».
Елена Янишина –Луганск халык республикасында яши.
«Балалар Менделеевскига 2014нче елда күченделәр. Менә язмыш безне дә Россиягә кайтарды. Барыбыз да Россиянең җиңүенә ышанабыз».
Сайлау залы комиссия әгъзалары өстәленең ике ягы буйлап ябык кабиналар белән тәэмин ителгән. Антисептик средстволар куелган. Сайлаучылар беллютеннәрен территория исеме язылган үтәкүренмәле урнага салалар.
«Сайлау тыныч һәм оешканлык белән бара. Бүген, тормышларының авыр вакытын кичерүче Луганск һәм Донбасс халык республикаларының яшәүчеләре хәл иткеч карар кабул итәләр: Россия дигән бөек ил белән бер гаилә булачаклыргамы юкмы», – ди район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасында яшәүче Донецк, Луганск халык республикаларыннан һәм Запорожье, Херсон өлкәләреннән күчеп килергә мәҗбүр булучылар 23нче сентябьдән 27сенә кадәр сайлау участокларында тавыш бирә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев