Менделеевскида «Һәм барысы да шул яз турында» исемдә хәрби-патриотик җырлар фестиваль-конкурсы үткәрелде
Сәхнәдә сугыш чоры картиналары җанландырылды, дулкынландыргыч таныш җырлар яңгырады
Районда беренче мәртәбә шундый исемдә сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җырлар фестиваль-конкурсы үткәрелде. Аның йомгаклау этабы БСМ базасында узды.
Сәхнәдә сугыш чоры картиналары җанландырылды, дулкынландыргыч һәм таныш җырлар яңгырады: «Белые панамки» (1 нче мәктәп), «В землянке» (гимназия), «Журавли» (2 нче), «Үлемсез полк» (3 нче), «Россиягә хезмәт итәм» (Ижёвка мәктәбе), «Алга, Россия» (4 нче) «И всё о той весне (коррекция мәктәбе). Фестиваль район ветераннар (пенсионерлар) Советы (Лариса Кривилёва) белән инициативалаштырылып Мәгариф идарәсе (Алексей Миронов) яклавында булды. Конкурсантларны район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
Чара бүләкләүләр белән тәмамланды. Катнашучылар I, II, III дәрәҗә җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр.
I дәрәҗә дипломга беренче мәктәп укучылары ия булдылар.
Анжела Райсян фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев