Менделеевскида махсус операциядә вафат булган геройлар истәлегенә биш мемориаль такта ачтылар
Солдатларның истәлеген саклап үсәчәк 12 миләш агачы утыртылды.
Менделеевскның Дан Аллеясы махсус операциянең яу кырларында башларын салган якташларның исемнәре язылган мемориаль такталар белән тулыланды. Элек урнаштырылган сигез такта янында Максим Луппов, Алексей Капитонов, Олег Леонтьев, Александр Козырев, Альберт Вәлиев исемнәре урын таптылар.
Моңсу, әмма тантаналы чара солдатларның якыннарын, районның югары дәрәҗәле кешеләрен һәм барлык битараф булмаган шәһәр халкын җыйды. Аларны район башлыгы Радмир Беляев сәламләде. Ул геройларны үстергән әти-әниләрегә рәхмәт белдерде һәм балаларының вакытсыз китүе аркасында кайгыларын уртаклашты.
«Кызганычка каршы, бу югалтуны кайтарып, йөрәк ярсуын киметеп булмый, әмма хәтер мәңге яшичәк. Алар һәм бүген илебез мәнфәгатьләрен яклап сугышучылар аркасында без әлеге вакытта тыныч күк астында яшибез. Иң авыры солдатларның туганнары һәм якыннарына төшә. Бүген сезнең белән бергә без һәм бөтен республика, ил кайгырабыз. Аларның кылган батырлыкларын берәү дә онытмасын өчен тырышачакбыз һәм аларның үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияличәкбез», — диде Радмир Ильдарович.
Шулай ук Менделеевск районының хәрби комиссары Сергей Залуженкога да сүз бирелде. Ул әлеге вакыйганың ролен ассызыклады.
«Без кабат монда җыелдык һәм кабат кайгылы форсаттан тын торабыз. Әйе, ул шатлыклы түгел, ләкин җыелып такталарны ачуыбыз яхшы хәл. Чөнки бу — хәтер. Туганлыгыбызны оныткан көнне үк безен җиңәчәкләр, — дип ассызыклады ул һәм укучыларга мөрәҗәгатҗ итте. — Балалар, бу мизгелне исегездә калдырыгыз. Заманалар үзгәрер, сез үсәрсез. Тарихны үзгәртеп язырга, алдарга һәм бозарга теләүчеләр күп булырлар. Исегездә калдырыгыз. Сез изге җирдә торасыз. Бу хәл сезнең күз алдында булды. Сез шаһитлар!»
Җыелганнар солдатларның хәтерен бер минут тынылык белән искә алдылар һәм чәчәкләр куеп баш иделәр. Чара агач утырту белән тәмамланды. 12 миләш агачы Дан Аллеясы территорияндә үсәчәк һәм шәһәрлеләргә исемнәре мәңгеләштерелгән геройларны хәтерләтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев