Менделеевскида мошенниклар вентиляция юлларын чистартырга тәкъдим итәләр
Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә бүлегенә уяу шәһәрлеләр мөрәҗәгать иткән.
Менделеевлылар күп катлы йортлар квартиралары буйлап йөреп, актив рәвештә үз хезмәтләрен тәкъдим итүчеләргә игътибар иткәннәр. Әлеге яшьләр өлкән яшьтәгеләргә аеруча басым ясыйлар, ә хезмәтләре өчен артык күп түләү сорыйлар дип хәбәр иткән алар.
Полиция начальнигы полковник Руслан Бадретдинов аңлатма бирде:
– Вентиляция системасын чистарту хезмәтен идарәче компания бушлай башкара. Моның өчен квартира хуҗасының гаризасы кирәк, – диде Р. Бадретдинов.
Фото-превью pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев