Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгелиләр

Нәфис сүз бәйгесенең финалы узачак

Бүген Менделеевскида, бөтен Татарстандагы сыман, Туган тел көнен билгелиләр. Бу көн, һичшиксез,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле.


Агымдагы елда шагыйрьнең 137-еллыгы традицион нәфис сүз бәйгесенең финалы белән дә истә калачак. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тематик дәресләр һәм чаралар үткәреләчәк. 


Шулай ук менделеевлыларны, үзенең телеграмм каналында, район башлыгы Радмир Беляев та тәбрик итте. Ул Меделеевскидан 20 чакырым ераклыкта урнашкан Тукай авылында тормыш итүче Марс Миннахметович турында видеоязма тәкъдим итте. Баксаң, әлеге язма героеның бабалары 20-нче гасыр башында бу авылган нигез салган булганнар, ә Марс әфәндегә мәчеттә Габдулла дип исем биргәннәр. 

«Тукай авылының табигате танылган автор әсәрләренең сюжетын тасфирлый сыман. Авыл кечкенә, әмма тату. Бүген бәйрәм уңаеннан күршеләр бергә җыелып «И туган тел» җырын башкарачаклар. Бүген бу җыр республиканың бөтен почмакларында яңгырар һәм туган телнең әһәмиятын тагын бер кат исебезгә төшерер»,- дип язган Р. Беляев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев