Менделеевскида яшьләргә кулай шартларда торак алу мөмкинлеге булдырылачак
«Яшьлек» үзәгендә район яшьләр сәясәте үсешнең стратегиясен якладылар
Яшьләр белән очрашуны ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева катнашында үткәрделәр.
Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлек үсеше буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Рашат Фәизов, башкарма комитет ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр сәясәте һәм бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре, шәһәр булдыручы предприятиеләр вәкилләре, авыллар җирлекләренең яшь башлыклары, яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары катнашты.
«Яшьлек» Яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко кунакларга, яшьләргә үзәк эше, аның мөһим юнәлешләре, шәһәр һәм районда яңа проектлар турында сөйләде. Мөһим проектлар – мәгариф учреждениесе, химия-технология лицее будыру, «Юниор» балалар лагерын реконструкцияләү, «Юность» кинотеатрына перезагрузка, «Аммоний» АҖ белән бергә арт-кластер булдыру, тормыш итү өчен шәһәр күренешен үзгәртү һәм уңай мохит булдыру. Генераль максат – яшьләрне саклау һәм аларны безнең районга җәлеп итү.
Шәһәребездә яшьләрне калдыруга юнәлдерелгән стратегия актуаль. Бездә менә дигән инфраструктура. Яшьләр сәясәтен уңышлы үстерү өчен кулай социаль-икътисадый шартлар булдыру шарт. Ә бу беренче чиратта – югары хезмәт хакы һәм тораклы итү, – дип аңлатма бирде шәһәрдә яшәүче активист Бондарева.
Очрашу ахырында ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш билгесе белән «Сатори» Яшьләр (үсмерләр) клубы директоры Лилия Богатова бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев