Менделеевскийда Кыш Бабай резиденциясе ачылды
Яңа ел алдыннан һәр баланың әкияти иленә сәяхәт кылып Кыш Бабайга теләген җиткерү мөмкинлеге бар
Резиденция С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда урнашкан. Әкияти персонаж нәни менделеевлыларны 31 нче декабрьгә кадәр сөендерәчәк. Монда һәр бала Яңа ел могҗизасына инана, Кыш Бабабай белән серләшә, аңа әзерләгән шигырен сөйли һәм татлы бүләк ала алачак.
Резиденция гирлянда, чыршы агачы һәм җылы мич белән бизәлгән. Монда чыннан да әкияти яңа ел атмосферасы хөкем сөрә. Кыш бабай резиденциясенә барлык теләүчеләр дә чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев