Менделеевскиның 2 нче мәктәпбендә “Крепыш” лагере ачылды
Барлык тәрбия эшләре балаларның күңел ачуына һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
2 нче мәктәптә укучылар өчен көндезге сәламәтләндерү лагере ачылды. Биредә балалар өчен тиешле шартлар булдырылган: сыйныф бүлмәләре, ашханәдә тәмле иртәнге һәм көндезге ашлар әзерләнә, көн саен бәйрәмнәр, викториналар, спорт ярышлары, эстафеталар планлаштырыла, шулай ук тормышны саклау, балаларның сәламәтлеге турында һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүгә бәйле әңгәмәләр үткәрү каралган. Барлык тәрбия эшләре балаларның күңел ачуына һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. 2 июньдә лагерьны ачу тантанасы булды. Һәр отряд исем, речевка, отряд җырын сайлады. Чара Россия гимны белән ачылды. Җыелганнарга лагерь начальнигы Л. Павлова мөрәҗәгать итте һәм балаларга актив яллар һәм сәламәтлек теләде. Кызлар һәм малайлар, үз чиратларында, отрядларын тәкъдим итү белән җавап бирделәр. Балаларны яклау көне уңаеннан биредә спорт-уен программасы оештырылды. Бәйрәм мәктәп территориясендәге спорт залында узды. Балалар төрле уеннарда, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч узды.
Фото 2нче мәктәп архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев