Менделеевскиның 3-нче санлы мәктәбендә заманча куркынычсызлык системасы урнаштырылачак
Монда укучыларны йөзләреннән танып белә ала торган камералар куелачак.
Базасында химия лицее булдырылачак 3-нче санлы мәктәптә капиталь ремонт дәвам итә. Район башлыгы Радмир Беляев командасы белән әлеге объектта алып барылучы эшләр белән танышты.
Мәгариф учреждениесендә холл, сыйныфлар, актлар залы яңартылган. Хәзерге вакытта бинаның фасады җылытыла һәм каплана.
Укучылар һәм аларның әти-әниләрен йөзләреннән танып белә ала торган интеллектуаль facе ID камералар кую планлаштырыла. Мондый куркынычсызлык системасы кечкенә шәһәр мәктәбендә беренче тапкыр кулелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев