Менделеевскиның мастер-планы тәкъдир ителде
Документны Санкт-Петербургтан «Урбаника» институтының проект төркеме эшләде
Бу район өчен мөһим вакыйга – Татарстан тарихында кече шәһәрнең беренче мастер-планы.
Мастер-план безнең партнер – «Аммоний» АҖнең финанс ярдәмендә барлыкка килде. Документны Санкт-Петербургтан «Урбаника» институының проект төркеме булдырды.
Бу стратегик документ, нигезле, уйланылган, шәһәрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып ун елга алга исәпләнгән. Зур эш башкарылды, проект өстендә экспертлар эшләделәр, шәһәр мохитен масштаблы тикшерүләр булды, министрлыклар һәм бизнес-берләшмәләр белән килешенде.
«Боларның барысы да безнең шәһәрне уңайлы, перспективалы, эш һәм яшәеш өчен җәлеп итәрлек итү максатыннан эшләнде. Бу зур эшкә катнашы булган барысына да рәхмәт белдерәм. Без стратегияне тормышка ашыруны 2022 елда башладык. Якын көннәргә бурыч — бирелгән темпны югалтмыйча, беренче иң актив фазаны сыйфатлы дәрәҗәдә узу. Һәм җиде елдан соң инде актуаль үзгәрешләр кертү. Мастер-план шәһәр төзелешен уйларга, социаль объектларны һәм бизнес-структураларны урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәрнең сулык янында булуына аеруча игътибар бирелде. Ягъни барлык үзенчәлекләр дә — географик, демографик, әлеге документта максималь исәпкә алынды», — дип аңлатма бирде Радмир Илдарович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев