Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскның химик лицее иң җитди куркынычсызлык системаларының берсен кертә ала

Карточкасыз, йозаксыз, фейс-ай-ди, ягъни йөздән тану.

Лицейның җиһазландыру һәм укыту системасы турында Казанның Мәктәп 21 Сбер стратегик сессиясендә фикерләштеләр. Анда Менделеевск районы һәм «Аммоний» АҖ вәкилләре, «Банк Татарстан» «Сбербанк» бүлекләре идарәчесе Раушан Сәхбиев, Мәктәп 21 Сберның Казан филиалы җитәкчесе Илья Мирин катнаштылар.


3-нче санлы «Менделеев дәвамчылары» химия лицее 3-нче санлы мәктәп базасында ясала.Хәзерге вакытта анда капиталь төзекләндерү эшләре бара, проектның инвесторы – «Аммоний» химия комплексы.


Стратегик сессиядә Сберның капиталь төзекләндерү алып барудагы тәҗрибәсен өйрәнделәр һәм заманча куркынычсызлык системасы белән таныштылар. Барлык күзәтү камералар һәм фэйс-ай-ди аша башкарыла. Системага мәгълүмат бер тапкыр кертелә һәм мәктәпкә шушы базада булганнар гына керә ала. Камералар территория әйләнәсендә генә түгел, эчтә дә куела һәм гадәттән тыш хәлләрне танып хәбәр бирә. Кул күтәрү,егылу очрагы булса да саклык пунктында моның турында хәбәр алалар.


Мәктәп 21-нең укыту тәҗрибәсе белән дә таныштылар. Замана балалары заманча караш таләп итә. Мондый таләпләгә «peer-to-peer» системасы җавап бирә. Бу чикләр юк һәм барысы да тигез дәрәҗәдә аралаша ала дигән сүз. Мондый карашны предприятие үз эшчеләрендә сынап карамакчы була. «Аммоний» АҖ программистлары Сберның Мәктәп 21-ендә белем ала алачаклар. Шулай ук предприятиедән булачак Лицейда профильле Ай-ти сыйныф булдыру тәкъдиме килде. Әлегә тәкъдим карала. Ләкин өмет бар, химияне 200 укучы тирәнтен өйрәнер, ә мәктәп үзе 960 кешегә исәпләнер дип көтелә. Аларның бер өлеше Ай-ти сыйныфка керә, югары технологияләр өлкәсен сайлый ала. Бүген ул Россиядә иң таләп ителүче һөнәрләрнең берсе.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев