«МЯ» редакциясендә «Шәһәр тарихын бел» бәйгесенә йомгак ясалды
Бәйге - «Йөрәктән йөрәккә» гранты кысаларында үткәрелгән интеллектуаль ярыш.
«Менделеевские новости» газетасы редакциясе шундый исемдә бәйге игълан иткән иде.
«Йөрәктән йөрәккә» гранты кысаларында үткәрелгән интеллектуаль ярыш 20дән артык өлкән һәм яшь укучыны берләштерде.
Кагыйдәләр буенча, катнашучыларга газетаның дүрт санындагы сканвордларның сорауларына дөрес җавап бирергә, аларны кисеп редакциягә алып килергә кирәк булды.
Дөрес җавапларны иң беренче 1 нче мәктәп укучысы Айдар Хәйруллин бирде һәм «Кофейня»*дан тәмле пицца иясе булды.
Икенче булып Настя һәм Лиза Петровалар килде. Бүләк буларак кызлар буш вакытларын «Юность» кинотеатрында үткәрәчәкләр*. Өченче яшь вәкилләре дә читтә калмады. Надимә Газизова һәм Валентина Шаһабетдинова да бәйгедә үз көчләрен сынадылар һәм Туган якны өйрәнү музееннан истәлекле сувенирлар алдылар*.
«Кызыклы идея, ошады. Сораулар күпкырлы, катлаулылары да булды, әмма җавапларны таптык, — дип уртаклаштылар менделеевлылар. — Башка конкурсларда да теләп катнашачакбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев