Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә»

«Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә

Чыннанда, хәзер ничек соң? 10-15 ел элек татар теле яңгыраган мәктәп, балалар бакчасында рус сөйләме хөкем сөрә. Шәһәрләрдә генә түгел, татар авылларында да балалар вата-җимерә русча аралашалар. Чиста татар районнарында бу күренеш күптән түгел баш калкытса, катнаш районнарда әкеренләп афәткә әйләнеп бара.
 

Танышу
Туган телне «Ана теле» диләр. Бала үз телен белсен өчен беренче чиратта аның әнисе милли мохитнең әһәмиятен аңлап, сабые белән татарча сөйләшергә тиештер, мөгаен. Бүгенге көндә яшь татар гаиләләре ике фронтка бүленде. Берләре «баланың башын ике телдә сөйләшеп бутамыйм» дисә, икенчеләре бирешергә ашыкмый. Миләүшә − икенчеләрдән.
Аның белән тәүге очрашуыбыз «Әйдәтат» проекты кысаларында булды. Кинотеатр директорының татар теле өчен җан атуына шунда игътибар иттем. Күзләре янып торучы, туган телендә чиста сөйләшүче һәм башкаларны да шуңа җәлеп итү өчен бар тырышлыгын куючы кыз, һичшикчез, игътибарга лаек.


Беренче адымнар
Бәзәкә авылында туып үскән Миләүшә кечкенәдән туган телендә сөйләшә, белем ала. 


«Әлбәттә, татарча белем алуның тискәре ягын да тойдым, бигрәк югары уку йортында. Унбер ел буе татарча укып, русчага күчкәч, төгәл фәннәрне үзләштергәндә авыр булды», − ди ул.


Шулай да, әлеге кыенлыклар туган телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртми. Киресенчә, туган авыллыннан читтә Миләүшә татар теленә һәм мәдәниятенә тагын да ныграк тартыла башлый. Ул кечкенәдән актив һәм креатив кешеләр арасында кайный, үзе дә активист буларак таныла, районда үткән мәдәни чараларда теләп катнаша. Әлеге сыйфатлары аңа Казанның энергетика университетында белем алганда ярдәм итә.


«Беренче проектым − «Яз гүзәле». Аны курсташларым белән тулай торакта оештырдык. Монда татар кызлары уңганлыкта көч сынашты. Ярыш уку йорты җитәкчелегенә ошады. Бер елдан аны җитәкли үк башладым. Тора-бара әлеге проект киңәеп вузара бәйгегә әверелде. Анда хәзер дә төрле уку йортларыннан кызлар катнаша, җиңүче Казан шәһәре данын «Татар кызы» бәйгесендә яклый», — дип сөйли Миләүшә.


Югары уку йортын тәмамлагач М.Канипова туган ягына кайта. Белгечлеге буенча район электр челтәренә инженер булып урнаша.


«Бер яктан, һөнәр буенча эшләргә кем генә хыялланмый инде? Һөнәрем дә нинди бит. Энергетика өлкәсендә акча ягы да саллырак сыман. Ләкин күңел генә кешеләр белән аралашуга, җәмгыять эшенә тарта».


Шулай итеп Миләүшә Тататарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең Менделеевск бүлеген җитәкли башлый. Әлбәттә, кыз Ассамблеядә эшен төп хезмәте белән беррәттән алып барырга тырыша. Ассамблеянең төп максаты − төрле милләтләрнең проекталарына ярдәм итү, халыкларны берләштерү. Яңа проектлар, очрашулар мавыктыра, әмма бик күп көч тә таләп итә. 


«Мондый эш ритмында татар теленә аерым игътибар бирү кыенлашты. Ассамблеянең максаты да төрле милләтләрне берләштерү бит, бу очракта татарларны аеру, күтәрү дөрес була алмый», − ди ул.


Татар теленә − кинофильмнар аша

«Без — 41нче ел балалары» филмы күрсәтелеше.

Тормышка чыгып кызы Мәрьям тугач та Миләүшә йорт мәшәкатьләренә күмелергә ашыкмый, социаль челтәрдә үз блогын булдыра. Аның креативлыгы һәм тырышлыгы район хакимиятенең игътибарын җәлеп итә. Җирле кинотеатрны җитәкләргә нәкъ шундыйлар кирәк тә.


«Декрет ялы вакытында тәкъдим иттеләр. Гаиләм белән киңәшләшеп ризалашырга булдым. Монда яңа идеяларне тормышка ашыру өчен офыклар чикләнмәгән. Әлбәттә, аңламаучылар, «перспективалы энергетика өлкәсен ташлыйсың мени? Кинога йөрүче бар мени инде ул?» диючеләр дә булды».


Кинотеатр һәм татар телен нәрсә берләштерә соң? Бу сорауга җавапны Миләүшә тиз таба. 2021 елның мартында «Юность»та Зифа Кадыйрова әсәре буенча экранлаштырылган «Сөмбел» фильмы күрсәтелә. Премьерага «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова һәм актёрлар килә. Фильмны карау җанлы әңгәмә белән дәвам итә.

 
«Татар киносы телне популярлаштыруның бер ысулы була алуын аңладым. Гадәттә, татарча фильмнарны иҗади күрсәтүгә яки прокатка алырга тәкъдим итәләр. Иҗади формат бер тапкыр гына була, прокат берничә тапкыр күрсәтүне күз алдында тота. Без татар киноларын башкалар белән беррәттән прокатка алабыз. Әлбәттә, аншлаг булмый. Сеанска 15-20 кеше килү кайчак үзе кечкенә җиңү сыман. Ләкин, шунсын да әйтергә кирәк, тамашачылар саны арту динамикасы күзәтелә», − ди Миләүшә.

Фильм карау Җанлы әңгәмә белән дәвам итә


Чыннан да, менделеевлылар «Исәнмесез», «Без — 41нче ел балалары» фильмнарын яратып карадылар. Картинаны караганнан соң оештырылган әңгәмә сеансны тагын да кызыклырак итә. Гадәттә, ул прокат ахырында, соңгы фильм күрсәтелгәч, оештырыла. Монда һәркем тәэсире, фикере белән бүлешә, борчыган проблемаларын җиткерә. Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Без — 41нче ел балалары» картинасы татар теле һәм әдәбияты укытучыларында икеле тәэсир калдырды. Бер яктан, матур эчтәлекле фильм соклану хисе тудырса, икенче яктан: «Эх, укучыларга да бер күрсәтергә, дәрестә дә үттек бит» − эчтән яндылар алар.


«Фильмны балаларга тәкъдим итү теләге көчле. Шул ук вакытта балаларны көчләп кинога да алып килеп булмый. Барлык ата-аналар да мондый чаралар оештырылу белән килешми, финанс ягы да кем өчендер авыррак. Шуңа уйлап эш итәргә кирәк. Киләчәктә укучылар өчен аерым сеанслар оештыру теләге бар», − ди Миләүшә мөгаллимәләр белән килешеп.


Теле барның юлы бар
Тел аны белүчеләр һәм аралашучылар булганда гына яши. Ләкин күп милләтле шәһәрдә татар телен белүче һәм аралашучыны ничек очратырга? Кешегә йомыш белән мөрәҗәгать иткәндә сүзне русча башлап әңгәмәдәшеңнең татар булуын аңлау ничек күңелле бит. Бу вакытта мөнәсәбәтләр беркадәр якынаеп, җылынып китә. Шул вакыт: «Арабызда авыз тутырып татарча сөйләшергә сусаучылар да бар икән бит», − дип уйлыйсың. 


«Һичшиксез, аралашырга, әңгәмә өчен яңа мәйданнар булдырырга кирәк, − ди Миләүшә дә. — Мондый мәйдан Менделеевскида бар, ул «Татарча Chat» клубы. Аның турында социаль челтәрдә игълан ясадык. Очрашу урыны итеп кафены сайладык. Бу, беренчедән, иркенлек дигән сүз, икенчедән, заманча формат. Монда туган телебездә аралашырга теләгән һәркем катнаша ала. Беренче очрашу 2021 елның мартында узды һәм монда актив яшьләр җылды. Тема − ирекле, шарт — бары татарча гына сөйләшү».


Ул вакытта менделеевлылар инициативаны күтәреп ала, очрашуга уннан артык кеше җыела. Районыбызда телнең популярлыгы төшеп барган вакыт өчен бу яхшы күрсәткеч, шулай да авырлыкларсыз узмый. 


«Чара дустанә мохиттә узды. Ләкин, шарт − бары татарча сөйләшү, ә арабызда аралашырга теләүче, әмма телне белмәүчеләр дә булды. Бу алар өчен беркадәр кыенлык тудырды. Шул вакытта алда нинди зур эшләр көтәсен аңладым, − ди Миләүшә. − «Менделеевск яңалыклары» редакциясе татар теленә өйрәтүче «Әйдәтат» проекты оештыруын белгәч читтә кала алмадым. Телне өйрәнергә һәм өйрәтергә теләүче булганда эшләргә кирәк. Проектның бер дәресе кинотеатр базасында узды».


«Әйдәтат» проекты катнашучылары дәрестән соң.

 

Үрнәк һәм таяныч
Мондый активлык һәм тормыш позициясе кешегә һавадан төшми. Ул каннан, тәрбиядән килә. Ясминур һәм Илгиз Гыйзәтуллиннарны Менделеевскида белмәүчеләр сирәк.


«Беренче чиратта, әнием үрнәк. Ул үз эшенең остасы. Кеше белән аралашырга, дөрес мөнәсәбәт төзергә, зур чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә − боларның барысына да аннан өйрәнәм. Ясминур Галиевна Сәйтәк авылы мәдәният йорты мөдире генә түгел, С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Туганайлар» коллективы җитәкчесе дә. Үзе татар булып, керәшеннәрнең йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен ни дәрәҗәдә белүе сокландыра. Әлеге сыйфатлары мине дәрәҗәмне тотарга этәрә. Әтиемнән исә үз фикеремдә торырга, эчке тойгыларыма ышанырга өйрәнәм», − ди Миләүшә.


Киләчәккә ышаныч белән


Үз теле һәм милләте өчен җан атучылар булганда, аның киләчәге өчен күңелдә тынычлык яши. Бигрәк тә җан атучылар − яшьләр булганда. Миләүшәдән киләчәккә планнары белән бүлешүен сорадым.


«Зур планнар белән яну бер әйбер, аларны тормышка ашыру − икенче. Әлбәттә, әйләнә-тирәмдә тәкъдимнәремне күтәреп алучылар бар. Район хакимияте дә инициативаны яклап чыгарга әзер, шул ук вакытта әлеге ярдәм җаваплылылкка да этәрә. Бу вакытта «Ерып чыга алырмынмы?» дигән шик туа,− ди ул. — Шулай да теләгем татар − яшьләрен берләштерү. «Татарча Chat» проектын җанландырып яңа дәрәҗәгә чыгару, арабызга керәшен яшьләрен дә чакыру. Мәдәниятебез аерылса да, татар теле безне берләштерә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев