«МН» һәм «МЯ»га язылучылар тәмле бүләкләр алдылар
Шәһәрнең почта бүлекләрендә «Тәмле җомга» акциясе узды.
Язылу ункөнлеге кысаларында 4 еннән 14 апрельгә кадәр менделеевлылар районканы ташлама белән яздыра алалар.
Бары тик бүген генә газетага язылучы һәркем акциянең партнеры-җирле РайПО*дан тәмле һәм хуш исле призлар ала алалар!
Гөлүсә Рәфыйкова астрология белән кызыксына, гороскоплар укырга ярата, ә Фәния Һаҗиева – бакча сезонына язмаларны. Илдар Шакиров – безнең тугры язылучы.
– Яңалыкларны башыннан ахырына кадәр укыйм, криминал хрониканы карыйм, шәһәрлеләр, озын гомерлеләр турындагы язмалар ошый, – диде ир-ат. – Тәмле бүләк өчен рәхмәт, редакция хезмәткәрләренә уңышлар телим.
Нина Глухованың гайләсе берничә буын район газетасына языла.
– Хәтерлим, әтием "Стахановец" газетасын ала иде. Хәзер дә бер язылу ункөнлеген дә калдырмаска тырышам. Газетаны, гадәттә, соңгы битеннән укый башлыйм. Котлаулар һәм игъланнарны күзәтеп барам. Таныш исемнәрне күрү сөендерә әлбәттә. Гади кешеләр һәм район тормышы турында язмаларны кызыксынып укыйм, - диде ул
.– Почтада 40 ел эшлим. Минем ышанычлы язылучыларым, нигездә, пенсионерлар. Алар һәрвакыт хат ташучыларга да, редакциягә дә булышалар һәм басма матбугатка язылалар, – диде хат ташучы Капитолина Сармакова.
14 апрельгә кадәр почта аша газетага ташлама белән язылырга мөмкин.
*реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев