Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Нәни менделеевлыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәрттеләр

86 нчы янгын-коткару частенең каравыл начальнигы Юрий Косенович балалар белән очрашты.

86 нчы янгын-коткару частенең каравыл начальнигы, эчке службаның өлкән лейтенанты Юрий Косенович балалар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде.
Ялкын телләре күренгәндә балага түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәклеге турында аңлату зарур:
1. Әгәр янгын яңа гына чыккан булса, ут чыккан урынга дымлы сөлге яисә одеял капларга кирәк. Бу минутларда янгын сүнмәсә дә, баланың фатирдан чыгып китәргә вакыты калачак.
2. Төтен баскан фатирдан иң яхшысы идәннән шуышып чыгу зарур – төтен өскә таба үрмәли һәм аста һава күбрәк була, бу вакытта авызны һәм борынны дымлы кулъяулык яисә чүпрәк белән капларга кирәк.
3. Өйдән чыкканда лифттан файдаланырга ярамый – ул эшләмәскә, туктап калырга мөмкин.
4. Куркыныч зонадан чыккач, бала өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә яисә үзе мөстәкыйль рәвештә 101 телефоны аша янгын сүндерүчеләрне чакырырга тиеш. Кизү торучыга адресны әйтергә, кайда һәм нәрсә януы турында сөйләргә кирәк, шулай ук үзенең исемен һәм фамилиясен әйтергә.
5. Әгәр дә бала янган фатирдан чыгып китә алмаса, аңа өйдән янгын сүндерүчеләрне чакырырырга, әти-әнисенә шалтыратырга һәм ярдәмгә күршеләренә эндәшергә кирәк.


" Балаларны өч-дүрт яшеннән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыра башлау мөһим. Аларга янгынның ни өчен чыгуын һәм кечкенә балаларга әти-әни өйдә юкта шырпы сызып уйнарга, электр приборларын кабызырга ярамавын аңлатырга. Янгын чыга калса, бала каушап калмасын өчен, аның белән рольле уеннар уйнау отышлы, кәгазьгә фатирның планын ясарга һәм аның белән сөйләшергә, беренче чиратта нәрсәдән сакланырга һәм йорттан ничек эвакуацияләнергә кирәклеген аңлатырга. Янгын вакытында рәсемле белешмәлекләр дә зур ярдәмче булачак", – диде Ю.Косенович.

 

фото 86 нчы янгыннан саклау часте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев