Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

“Өмет яры” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары өчен чара үткәрделәр

Бәйрәм-уен программасы халыкны социаль яклау территориясендә узды.

Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Өмет яры» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары «Петр һәм Феврония канаты астында» исемле чара үткәрделәр. 
Бәйрәм-уен программасы халыкны социаль яклау территориясендә узды. Белгечләр җыелганнарны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, мавыктыргыч биремнәр белән белән бәйгеләр үткәрделәр. 
Әлеге чараны үткәрүнең максаты балаларга гаиләнең, гаилә бәйрәмнәренең әһәмиятен аңлату, балалар-ата-аналар арасындагы үзара мөнәсәбәтлне ныгыту. 
Бәйрәм җылы һәм дустанә атмосферада узды. Ата-аналар балалар белән бергә конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар, мини-викториналар сорауларына җаваплар бирделәр. Чара “Гаилә сакчысын” әзерләү буенча, «Саулык» социаль ярдәм үзәге белгече Н.Щербакова җитәкчелегендә, мастер-класс белән дәвам итте. 
Чара ахырында белгечләр гаиләләргә бәйрәм билгесен – ак чәчәкләр бүләк иттеләр. Уңай тәэсирләр алган балалар әти-әниләре белән өйләренә юл алдылар.

Фото-превью «Өмет яры» социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев