Песәй авылы халкы Бөек Җиңү Көне бәйрәмен каршыларга әзерләнә
Бәйрәм алдыннан авылда "Якташ геройлар" дигән тема астында әңгәмә уздырылды
Песәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, "Җиңү кайтавазы" исемле китап күргәзмәсе эшләп килә. Анда мәктәп укучылары, авыл яшьләре еш булалар, кызыксындырган сорауларына җаваплар эзлиләр. 3 нче май көнне "Якташ геройлар" темасына әңгәмә уздырылды. Анда укучылар авылда сугышка чыгып киткән солдатлар, районның каһарманнары турында сөйләштеләр. Яшь буын якты тормыш өчен башларын салган геройларны белергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев