Радмир Беляев җитәкчелегендәге Менделеевск районы делегациясе махсус хәрби операция зонасында райондашларыбыз белән очрашты
Сәяхәтчеләр 1600 километрга сузылган 20 сәгатьлек юл үттеләр.
Радмир Беляев коллегалары белән махсус хәрби операция зонасында, ЛНР территориясендә булды. Алар гуманитар йөкне алгы сызыкка озатып бардылар һәм анда менделеевлылар белән очраштылар.
«Бу 1600 километрга сузылган 20 сәгатьлек юл, — диде Радмир Илдарович. — Сугышчыларга 2,5 тоннадан артык гуманитар йөкне шәхсән бирдек, шулай ук шәхси посылкалар, тепловизорлар, төнлә күренүче прицеллар, рацияләр, монокулярлар, тимер мичләр һәм газлы баллоннар. Әлеге вакытта металл эзләгечләр, бинокльләр һәм УАЗ-хантер автомобильләрен юнәтү мәсьәләсе хәл ителә. Гуманитар йөкне безнең солдатларга махсус операция зонасына ДНР территориясенә шәхсән илтеп бирү вариантларын карыйбыз. Әлеге вакытта аларга дүрт тонна эчә торган су, маскировка челтәрләре һәм шәхси посылкалар озатылды».
Сәяхәтчеләрне махсус операция зонасындагы «Ветераннар» аерым штурм бригадасының икенче батальон составында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Эдуард Шәрәфиев каршы алган. Район башлыгы билгеләвенчә, менделеевлыларның кәефләре яхшы, җиңүгә омтылалар.
«Сугышчылар белән бергә кыр кухнясында тукландык, ризыклар тәмле әзерләнгән, — дип дәвам иттә Р. Беляев. — Частьтә булдык, батальон командиры белән сөйләштек, сугышчыларга тепловизор бирдек, алар зур ярдәм күрсәттеләр — бергә якташларыбыз янына алгы сызыкка юл алдык. Шулай ук социаль челтәрләрдә һәм массакүләм матбугат чараларында рус армиясенә ярдәм итү өчен кулдан ясалган блокпостлар төзеп танылган балалар янына кердек. Аларның кулларын кыстык, символик күчтәнәчләр бирдек».
Фото Р. Беляев архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев