Радмир Беляев, җаваплы затларны да кертеп, мәгариф учреждениеләрендә дә җентекле тикшерү үткәрергә йөкләмә бирде
Эшлекле дүшәмбедә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны тукланыру һәм янгын куркынычсызлыгы торышы турындагы мәсьәләләрне тикшерелде.
Узган атнада мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә үткәрелде. Очрашуда район җитәкчесе Радмир Беляев мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны тукланыру һәм янгын куркынычсызлыгы торышы турындагы мәсьәләләрне тикшерде. Бу уңайдан азык-төлек продуктларын саклау шартлары, аларны тәэмин итүчеләрдән продукларны кабул итү, СанПин таләпләрен үтәү турында сөйләштеләр.
Радмир Беляев, җаваплы затларны да кертеп, эшче төркем формалаштырып барлык мәгариф учреждениеләрендә дә җентекле тикшерү булдыруны, проблемалы мәсьәләләрне чишү юлларын табуны, кирәк булганда материаль-техник планда ярдәм итү бурычын йөкләде.
Кайбер мәгариф учреждениеләрендә янгын сигнализациясен урнаштырырга һәм яктырткычларны алыштырырга кирәклеге искәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев