Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»

2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.

Тиздән Менделеевскта булачак шәһәр пляжының концепциясе тәкъдим ителәчәк, ә төзелеш 2024 елда тәмамланачак. Моның турында район җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Telegram-каналы аша видеомөрәҗәгать вакытында хәбәр итте. 


«Мин социаль челтәрләрне карадым һәм пляжның төзеклеге күп сораулар тудыруына игътибар иттем. Бу елда Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән 4 миллион сумны булачак пляж төзелеше өчен проект һәм смета документларын әзерләүгә юнәлтәбез. 2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк, 2024 елда тагын 70 миллион шул ук максатларга тотылачак», — дип аңлатты Менделеевск районы җитәкчесе. 

 

«Яңа уңайлы ял итү урыны хәзерге кыргый пляж урынында булмаячак. Анда порт, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми һәм юллар начар. Бездә 23 километр яр буе һәм бер пляж да юк. Без бу мәсьәләне актив рәвештә чишәбез һәм киләсе елда ул чишеләчәк!» — дип ышандырды Радмир Беляев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев