Район прокуроры Ришат Шакиров гимназистларга әхлакый тәртип нормалары турында сөйләде
«Экстремизмга - ЮК!» айлыгы кысаларында гимназиядә район прокуроры Ришат Шакиров белән 9-11 сыйныф укучылары очраштылар.
Ул укучыларга аларның хокукларын һәм бурычларын, әхлакый тәртип нормаларын аңлатты, конфликтларны тыныч юл белән ничек хәл итәргә һәм авыр тормыш хәлендә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук укучылар төрле җинаятьләр өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгына кагылышлы закон статьялары турында да белделәр.
Балалар хокук саклау органнарының роле, билгеләнеше һәм прокуратура органнарының эш үзенчәлекләре турында хәбәр ителде. Шулай ук әңгәмә барышында экстремизм һәм терроризм проблемасы да күтәрелде.
Р.Шакиров искәрткәнчә, экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашырган өчен барлык гражданнар РФ законнары нигезендә җинаять, административ, гражданлык-хокукый җаваплылык тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев