Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Районканы авыл халкы укыймы

Бүгенге газета укучы гадиләрдән түгел. Аның ышанычын һәм мәхәббәтен яулавы элеккегә караганда катлаулырак. Ләкин, каршылыклар күп булса да, без моның өстендә эшлибез.

– Елдан-ел халык газета һәм журналларга теләмичәрәк языла. Сәбәбе – басма матбугатның бәясе, – дип билгеләде Тихоново авылының хат ташучысы Гөлүзә Мөфтиева (рәсемдә). – Бүгенгә районкага 35 салалы язылды, әлеге күрсәткечне арттыру өстендә эшлим.


Җирлек территориясендә 80нән артык кеше яши. Массакүләм матбугат чараларын укучыларның проценты күп түгел. Алар район газеталарын яздыралар, ләкин федераль периодика көндәш булып тора.


– “Аргументы и факты”, “Ваша семейная газета”га язылучылар байтак, – дип дәвам итә Г.Мөфтиева. – Соңгы елларда “1000 киңәш” журналы популяр, аның битләрендә гаилә әгъзаларының һәрберсе өчен төрлеяклы мәгълүмат табарга мөмкин. Язылу бәясе дә кесәгә сукмый.


– “Менделеевские новости” турында нәрсә диләр?– дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.


– Фикерләр төрле: кыйммәт, мәгълүмат аз, яңалыкларны Интернет челтәреннән укыйлар. Бу уңайдан шуны гына әйтәсе килә. Редакциядә планлаштыру, контент әзерләү бервакытта да туктап тормый. Сайтта көн саен 20ләп яңалык чыга. Постлар аша социаль челтәрләрдә эш оештырылган. “Менделеевские новости” стандарты – шәһәр һәм районның массакүләм аудиториясе өчен. Бездә үз геройларыбызга карата такт тойгысы һәм укучыларга карата хөрмәт бар. Без үзебезнең көн кадагындагы мәсьәләләрне булдырабыз, уникальлелек белән отарга тырышабыз.


Күз алдына китерегез, районның мәгълүмат кырында “МН” булмаса, уңышлар һәм проблемалар турында беркем дә белмәячәк. Бу турыда күз алдына китерү дә йөрәкне өшетә. Уйланыгыз.


“Россия почтасы” мәгълүматларына караганда, ноябрь ахырына “МН” һәм “МЯ”га 266 кеше абонемент рәсмиләштергән. Сезнең бу күрсәткечне арттырырга мөмкинлегегез бар, хөрмәтле салалылар. Шәһәр һәм районның барлык почта бүлекчәләрендә ташламалы язылу ункөнлеге бара. Ул 3 декабрьдә старт алды һәм 13 декабрьдә төгәлләнәчәк. Шуңа күрә ярдәм итегез һәм язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев