Р.Беляев: Изге айда игелекле гамәлләр эшләргә тырышырга кирәк
Дин тотучыларның Рамазан ае дәвам итә – рухи яктан чистарыну һәм игелек кылу вакыты.
Традиция буенча район ифтарына мөселман дин кардәшләребез, Казан, Болгар академиясе, күрше шәһәрләрдән кунаклар җыелды.
«Бу изге айда күбрәк игелекле эшләр кылырга тырышырга кирәк, – диде җыелганнар белән бәйрәм тантанасын уртаклашырга килүче район җитәкчесе Радмир Беляев, – районда төрле конфессия кешеләренең бердәм, дус һәм тату яшәүләре куанычлы хәл, иман йортлары төзелә. Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына поселокта тагын бер мәчет ачылачак».
Изге сүзләр һәм теләкләр белән районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать иттеләр. Кичә дәвамында мөнәҗәтләр, вәгазьләр укылды, тематик интерактив үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев