Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Республика күләмендә ТАССРның 100 еллыгына нинди чаралар үткәрелә

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәреләсе чаралар өч темага багышлана: 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә ТАССР турында декрет кабул ителү,

ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн һәм 1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

27 май көнне төп бәйрәм чарасы Дәүләт Советы сессиясе буларак уза. Сессия алдыннан Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куячак. Шәйхразиев сүзләренчә, әлеге марка дөнья күләмендә йөри башлаячак.

Бүген Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү күздә тотыла.

Төп бәйрәм чаралары 25 июньгә тәгаенланган. Бу көнне Казанда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында узачак тантаналы чарада ветераннар тәбрикләнә. Бу көнне бакыйлыкка күчкән җитәкчеләрнең каберләрен зыярат итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев