Республикада өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде
Соңгы атнада чакырылганнар хәзерге вакытта Казан югары танк команда училищесының хәрби частендә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның Россия Саклану министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәвен игълан итте. Шулай итеп, Татарстанда да өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде, дип яза «Татар-информ. Татар»
Моңарчы, 28 октябрьдә, Саклану министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр иткән иде.
Соңгы атнада чакырылганнар хәзерге вакытта Казан югары танк команда училищесының хәрби частендә. Рөстәм Миңнеханов училище җитәкчесе Кирилл Кулаковка хәрби подразделениеләрне әзерләү, хәрби кием белән тәэмин итү һәм әзерлек эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.
Фото-превью: «Татар-информ. Татар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев