Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Роспотребнадзор мәктәп ашханәсе менюында булмаска тиешле ризыкларны атады

Әлеге продуктлар мәктәптә тыелуына инде утыз елдан артык.

Мәктәп ашханәсендә фарш белән флотча макарон, чи килеш ысланган колбаса, йомырка тәбәсе, йомырка белән макарон, фаршланган коймак һәм форшмакны әзерләү тыелган дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар» сайты Роспотребнадзорның рәсми сайтындагы мәгълүматка сылтама белән.

Әлеге продуктлар мәктәптә тыелуына инде утыз елдан артык. Шуның өстенә балаларга ашказаны-эчәк трактының лайлалы тышчасы ялкынсынуына сәбәпче булган ризыклар һәм ашлар, тоз һәм шикәр күләме югары булган продуктлар (шул исәптән газлы эчемлекләр), составында терлек майлары булган азык-төлек тәкъдим ителергә тиеш түгеллеге ассызыклана.

 

Иртәнге ашка туры килә торган ризыклар булып: боткалар, эремчекле һәм йомыркалы ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайнар эчемлекләр, төшке ашка – яшелчәдән әзерләнгән кабымлыклар, кайнар (җылы) ашлар, ит һәм балык ризыклары, ит запеканкалары һәм яшелчә, ярмадан әзерләнгән гарнирларга өстенлек бирелә ала.

 

Тәкъдим ителгән барлык ризыкларның да термик эшкәртү узмавы искәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев