«Россия почтасы» бәйрәм көннәрендә бүлекчәләренең эш графигы үзгәрүен хәбәр итте
23 февральдә һәм 8 мартта ял көне булачак
Бәйрәм яллары уңаеннан «Россия почтасы» почта бүлекчәләренең эш графигына үзгәрешләр кергән дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар» Почтаның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Бәйрәмалды көннәрендә, ягүни 22 февраль һәм 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак, ә 23 февральдә һәм 8 мартта гомумән ял көне булачак, бу көннәрдә хат ташучылар почта аша җибәрелгән әйберләрне һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Шулай да тәүлек буе эшли торган бүлекчәләр гадәти режимда хезмәт күрсәтүен дәвам итәчәк. Пенсияләр һәм пособиеләр, конкрет төбәкләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Социаль фондының төбәк бүлекләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк.
24 февральдә «Россия Почтасы» бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк, ә 25 февральдә һәм 9 мартта гадәттәгечә хезмәт күрсәтә башлыйлар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-poctasy-bairamnarda-pocta-bulekcalarenen-es-grafigy-uzgaruen-xabar-itte-5867300
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев