Россиядә 1 декабрьдән газ бәясе 8,5%-ка артачак
Мондый тәкъдим белән Федераль монополягә каршы хезмәт (ФАС) чыкты.
Тарифларны үзгәртү Россия Федерациясен Икътисади үсеш министрлыгының социаль-икътисади формалаштыру фаразында каралган. Бәя арту 1 декабрьдән көтелә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
ФАСта хәбәр иткәнчә, моннан соң бәя 1,5 ел дәвамында — 2024 елның 1 июленә кадәр узгәрмәячәк .
Шулай ук, зәңгәр ягулык бәясе халык өчен генә түгел, җитештерүче компанияләр өчен дә артачагы ассызыклана.
Федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, инфляция фонында халык өчен бәя аннан түбәнрәк үзгәрә.
Белгечләр карашынча тарифлар күтәрелү газга сорау кимүгә китермәячәк, газификация программасын гамәлгә ашыруны да исәптә тотып, ил эчендә газ китерү артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев