Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Россиядә 20 елдан артык никахта торучыларга акча түли башларга мөмкиннәр

Өстәмә түләүләр турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде.

Россиядә 20 елдан артык никахта торучыларга акча түли башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасына өстәмә түләүләр билгеләүче мондый закон проектын ЛДПР фракциясе сенаторлары һәм депутатлары төркеме кертте. Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган, Министрлар Кабинеты проектны хупламаган, дип хәбәр итә «Татар-информ. татар» ТАССка сылтама белән.

Закон проекты 20 ел рәсми никахта яшәүчеләрнең «бергә яшәү юбилеена бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата түләү алу хокукына ия булуларын» билгеләргә тәкъдим итә. Никахта 25 ел булучыларга 25 мең сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә, 30 еллык юбилее уңаеннан 30 мең сум һәм шулай бергә яшәүнең 70 еллыгына кадәр дәвам итә. Шулай ук мондый түләү күләме елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш, индексация коэффициентын РФ Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Документ нигезендә, мондый түләүләрне илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары гына ала алачак. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев