Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Шәһәр чисталыгына игътибар

    Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.

    Анда районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча биш күрсәтмә һәм сигез беркетмә тикшерелде. Төп игътибар шәһәрнең чисталыгына, биналар фасадлары торышына бирелде. Физик затларга гамәлдәге закончалык нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде һәм штраф салу турында карарлар чыгарылды.

    Ләкин комиссиянең максаты – җәза бирү түгел, төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү. Практика күрсәткәнчә, кимчелекләр финанс җәзасы алгач кына бетерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: