Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Синоптиклар 23 февральдә һава торышы бозылуы турында кисәттеләр

23 февральдә, тизлеге секундына 15-16 метрга җитүчән, җил көтелә.

Татарстанда атна уртасында һәм азагында көчле явым-төшем, җил һәм буран көтелә дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте.

Бүген, 21 февральдә, бераз кар явуы фаразлана. Төнлә һава температурасы -10..-15 градус, урыны белән -19 градус, ә көндез -4..-9 градус булачак.

Киләсе ике көндә кар, урыны белән буран көтелә. 23 февральдә, тизлеге секундына 15-16 метрга җитүчән, җил көтелә. иртәгә, 22 февральдә, һава температурасы -10..-15 градус, ә көндез – -5..-10 градус. 23 февральдә көндезен термометр күрсәткече -10 градустан артмаячак, ләкин төнлә, аязганда, -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Явым-төшем 24-нче февральдә туктаячак. Бу көнне Һава температурасы төнлә -19..-24 градус, ә көндез -10..-15 градус булыр дип фаразлана.

«25 февральдә чираттагы көнбатыш циклон һәм аның атмофера фронтлары якынаю сәбәпле республиканың көнбатыш районнарыннан башлап кар, буран һәм көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -12..-17 градус, аязганда -22 градус фаразлана, ә көндез -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк, диелгән синоптикларның якынча фаразларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев