Спас ярминкәсенең урыны үзгәрәчәк
Өч вариант район башлыгына тәкъдим ителде.
Бу елны Бөтенроссия Спас ярминкәсе башка урында уздырылачак. Үзгәреш Шишкин буалары территориясендә булачак реконструкцияләү эшләре белән бәйле. Ярминкәнең урнашу вариантлары турында узган атнада фикер алыштылар дип хәбәр итә «Алабуга нуры».
«Бу структураны һәм аны үткәрү мөмкинлеген үзгәртүне таләп итәчәк. Буаларда җитди җир эшләре башланды инде. Без оештыру комитеты белән булачак ярминкәне ничек күзаллавыбыз турында фикер алыштык», − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко.
Нәтиҗәдә, өч вариант тәкъдим ителде, аларны район башлыгына тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, узган ел Спас ярминкәсендә 248 мең кеше булган.
Быел XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм XVI Бөтенроссия Чаң кагу фестивале 4-6 августта узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев