Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Табиблар эссе сукмасын өчен гади киңәшләр бирделәр

Көтеп алган эсселек зыян салырга мөмкин!

Чатнап баш авырту, күңел болгану, йөрәк кагу, температура күтәрелү, салкын тир бәреп чыгу эссе сугуның билгеләре булырга мөмкин. Бу халәт аңны югалтуга да китерергә мөмкин.
 

Эсселекне бигрәк тә балалар, өлкәннәр, йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авыруларыннан интегүчеләр авыр кичерә дип хәбәр итә «Актаныш» сайты Республика медицина профилактикасы үзәге табибәсе Роза Алимовага сылтама белән. Ул 11дән 15 сәгатькә кадәр урамда йөрмәскә, көн дәвамында су эчеп торырга, кич йоклар алдыннан салкынча душ керергә, бакча эшләрен, урамда йорүләрне кичкә калдырырга киңәш итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумпрактика табиблыгы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова, инфаркт-инсульт чирләре килеп чыгу куркынычы барлыгын кисәтә. Кан куермасын өчен аспирин эчүнең файдасы бар. Ләкин моның өчен алдан табиб белән киңәшләшү һәм дозасын дөрес билгеләү кирәк. 12 яшьтән кече балаларга бу дару бөтенләй киңәш ителми. Шулай ук табиб югары кан басымыннан интегүчеләргә даруларын даими эчергә кирәк ди, чөнки эсседә кан басымы кисәк күтәрелеп, инсульт килеп чыгу куркынычы була.

Эссе сугудан бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Бала хәлсезләнсә, аны күләгәле урынга яткырырга, су эчертергә, киемнәрен салдырып, тәнен сулы чүпрәк белән җиңелчә ышкырга кирәк. Салкын кондиционер янына алып килү шулай ук куркыныч, салкын тиюе ихтимал.
Эссе һава сәламәтлеккә зыян салмасын өчен урамда азрак булырга, артык кызынмаска, су эчәргә, башка кияргә кирәк. Бу гади киңәшләр төрле күңелсезлекләрдән саклый.

Эссе көннәрдә сусауны ничек басарга?

  • Кайнаган җылы су эчәргә.
  • Минераль су тир белән бүленеп чыгучы калий, магний һәм башка микроэлементларны тулыландырыла. 
  • Бөтнек, мелисса һәм башка үләннәр төнәтелгән чәйләр, татлы булмаган җиләк-җимеш ширбәтләре, морслар да хушландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев