Татарстан мөфтие Мендеелевскидагы 10 нчы холык төзәтү колониясендә булды
Мөфти Рамазан ае турында вәгазь укыды, ураза тоту һәм гыйбадәт кылуның үзенчәлекләренә тукталды
Изге Рамазан ае уңаеннан Россия Җәзаларны үтәтү федераль службасы идарәсенең (УФСИН ) Татарстан РеспубликасыМенделеевскиның 10 нчы холык төзәтү колониясенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе килде.
Россия УФСИН Татарстан Республикасы буенча дин тотучылар белән эшләрне оештыру буенча начальник ярдәмчесе Альберт Шәмсунов, 10 нчы холык төзәтү начальнигы Александр Цырик озатуында дин әһелләре учреждение территориясендәге «Тәүбә» мәчетендә булдылар һәм ислам динендәге хөкем ителүчеләр белән очраштылар.
Татарстан мөфтие Рамазан ае турында вәгазь укыды, ураза тоту һәм гыйбадәт кылуның үзенчәлекләренә тукталды, шулай ук җәза срогын үтәүче мөселманнарның сорауларына җаваплар бирде.
Россия УФСИН Татарстан Республикасы буенча Пресс-служба мәгълүматы һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев