Татарстан Республикасы Президенты Миңнехановның Корбан Бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Кадерле татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне изге Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Тантаналы бу көнне дөньядагы миллионлаган мөселман, күңелләрен һәм карашларын Мәккәгә юнәлтеп, корбаннар чалып, чиксез мәрхәмәте, рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап, ихлас гыйбадәттә уздыра. Корбан бәйрәме – күңелләр пакьләнә, күркәм гамәлләр кылына торган вакыт.
Тынычлык һәм бердәмлек, үсеш-алгарыш хакына куйган хезмәтебездә ярдәм, якыннарыбызга, туганнарыбызга сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер теләп догалар укыганда, һәрберебез аларның кабул буласына өметләнә. Без рәхимлек, мәхәббәт һәм гаделлек кебек мәңге какшамас рухи идеаллар кешеләр йөрәгендә лаеклы урын алыр, җәмгыять өчен файдалы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган эшләргә әйләнер дип ышанабыз.
Кызганыч, йогышлы чир таралганлыктан, быел дин тотучылар хаҗга бара алмаячак. Шулай да әлеге четерекле сынау шартларында Корбан бәйрәменә хас булган шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка омтылыш рухы һич кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.
Исламның иң гүзәл чагылышы нинди була, дип сораган берәүгә Мөхәммәд пәйгамбәр, кешеләрнең тамагын туйдыру, таныш һәм таныш булмаган һәркемгә ачык йөз күрсәтү иң яхшысы икәнлеген аңлатып, җавап бирә. Шунысы куанычлы: республикабыз мөселманнары, православие һәм башка диннәр вәкилләре белән беррәттән, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм итеп, хак рухи хәзинәләрне тануларын бик ачык раслый.
Корбан бәйрәме догаларыбызның кабул булачагына ышаныч уятсын, йөрәк көче һәм күңел күтәренкелеге өстәсен, игелекле эшләргә рухландырсын, җан тынычлыгы бирсен! Һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.6700
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.6100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.6000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.7200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.7100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.7400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.7500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10900
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.11000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика