Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстан Үзәк хәрби округта егетләрне хәрби частьләргә озата башлаячак

Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башлана.

Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып Үзәк хәрби округта егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Беренче партия 21 майда кузгалачак, дип белдерде Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башлана», - дип искәртте Погодин.

Ул билгеләп үткәнчә, язгы чакырылыш кысаларында киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелде һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә, шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев