Татарстанда аномаль салкын һава торышы 11 гыйнварда да сакланачак
Термометрның терекөмеш баганасы -40 күрсәткеченә кадәр төшәчәк.
Шул сәбәпле республикада янә кисәтү игълан ителүен, хәбәр итә «Татар-информ. Татар» сайты ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән.
Татарстанда төнлә һава температурасы −29...-34 градус салкын, ә республиканың көньяк һәм көнчыгышындагы аерым районнарда −35...-40 градус булачак. Иртән республиканың көнбатышында −24... −29 градус булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә −31 градустан −33 градуска кадәр, иртән −26...-28 градуска кадәр салкын булачак.
Көндез һава температурасы −16...-21 градуска, республиканың көнчыгышында −24 градус салкын булачак. Татарстан башкаласында −17 градустан −19 градуска кадәр, дип фаразлана метеорологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев