Татарстанда бураннар, дымлы һава торышы һәм бозлавык көтелә
Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә −5... −10 градус тәшкил итәчәк.
Татарстанда уртача салкын, әмма дымлы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика күгендә аязучан болытлы һава торышы хөкем сөрәчәк. Урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Аерым районнарда җиңелчә бураннар, төнлә юлларда бозлавык булуы мөмкин.
Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җилнең вакыты белән секундына 16 метр тизлеккә җитүе бар.
Региондагы һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә −5-тән −10-га кадәр градус тәшкил итсә, көндезен −3...−8 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев