Татарстанда халык санын алуда 500гә якын стационар участок булдырылган
Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут тәшкил итә.
Республика халкы әлеге участокларда анкета тутыра ала, әгәр дә исәпкә алуны электрон рәвештә узмаса һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәсә. Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. Бу хакта "Татар-информ"га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.
"Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу мөмкинлеге булмаса, сез өйдә исәпкә алучыны кабул итәргә теләмәсәгез, исәпкә алу участогына килергә мөмкин. Татарстанның һәр районында 430 стационар исәпкә алу участогы һәм Күп функцияле үзәкләрдә 58 участок эшли. Һәркем үзенә уңайлы булган участокны сайласын«,-диелә ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында урнаштырыла. Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут тәшкил итә.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала. Кампаниянең беренче көнендә үк әлеге мөмкинлектән дәүләт башлыгы Владимир Путин файдаланды. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев