Татарстанда киләсе елга хаҗга юллама бәяләре билгеле
Турлар Казаннан һәм Мәскәүдән оештырыла.
Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2024 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итәбашлаган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенә сылтама белән «Татар-информ. Татар» хәбәр итә.
Әлеге хәбәрдә 10 ноябрьгә кадәр генә юлламаларга махсус бәя куелу турында сүз бара. Һәр программага 10 урын бүлеп бирелә.
Турлар Казаннан һәм Мәскәүдән оештырыла. «Эконом комби», «Эконом авиа», «Стандарт», «ВИП» программаларына бәяләр 4500 доллардан 11 600 долларга кадәр билгеләнә (махсус бәя буенча әлеге бәяләр кимрәк булачаклар).
Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Әл-Хәрәм мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (очкыч белән яки очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә.
Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның — төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.
«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗны оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм гыйбадәтне мөмкин кадәр уңайлы шартларда хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес рәвештә башкаруны гарантияли. Моның өчен сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре булачак хаҗиларга онлайн һәм офлайн рәвештә дәресләр бирә: аларга хаҗның тәртипләре, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. аңлатыла.
Фото-превью: Татар-информ. Татар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев