Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.

Бүген көндез һәм кичен Татарстанда яшен һәм кыска вакыт эчендә тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәюче җил көтелә. Моның турында Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге хәбәр итә. 


Иртәгә, 23 июндә исә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы 4-9 градус тәшкил итсә, көндез +21 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Ял көннәренә термометр күрсәткече бераз күтәреләчәк. 24нче июнь, шимбә көнне һава +22 градуска кадәр, ә якшәмбе көнне +24 градуска кадәр җылыныр дип көтелә. Төнлә температура 5-11 градус аралыгында сакланачак, урыны белән яңгырлар явып узачаклар.

Синоптиклар фаразлавынча республикага җылылык киләсе атна башында аяк басачак. 26-27 июньнәрдә һава +20...+26 градуска кадәр җылыначак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев