Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстанда халык өчен иң ачык район башлыклары билгеләнде

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев беренче өчлеккә керде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре республиканың халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләделәр. 2023 елның беренче яртысында социаль челтәрләрдә муниципалитет башлыкларының шәхси битләрен комплекслы тикшерү мәгълүматлары буенча, Апас, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары башлыклары социаль челтәрләр аша халык белән элемтә урнаштыру буенча иң яхшылары дип табылганнар. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә.

Иң күп баллны Радмир Беляев (Менделеевск районы), Айрат Җиһаншин (Апас районы) һәм Вячеслав Козлов (Яңа Чишмә районы) җыйды.

Шулай ук топ-10га Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов керде.

Социаль челтәрләрдә эшне бәяләүнең мөһим критерийларының берсе - җитәкчеләрдән кире элемтә. Экспертлар халыкның сорауларына бүлекләрнең җавапларын теркәп бара һәм аларның сыйфатын анализлый. Язылучылар белән аралашу өчен Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары башлыклары ачык булды. Халыкның сорауларына башлыклар үзләре җавап бирә, яки моны хакимиятнең матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев