Татарстанга Мәскәүдән яңгыр фронты якынлаша
Россия башкаласында өч айлык явым-төшем нормасы яуды.
Әле кичә генә ниһаять җылытты дип +27 градуска сөенсәк, бүген һава температурасы кабат түбән тәгәрәде. Яңгырлар да узуы ихтимал. Гидрометеоүзәк хәбәр итүенчә бүген һәм иртәгә көндез һава температурасы +23градус тәшкил итәчәк, ә шимбә көнне +19 градуска калачак.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, моның сәбәбе республика ягына көнбатыштан атмосфера фронты килүендә. Аның аркасында атна башында Россия Федерациясе башкаласында көчле яңгырлар яуды, берничә Мәскәү районы су астында калды, кайбер метро станцияләре тукталды, аэропортларда 30га якын рейс тоткарланды, парклар ябылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев