Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Тормышта игелек кылыйк

Менделеевскиның 50 еллыгына әзерлек кысаларында тыл хезмәтчәннәренә, толларга, сугыш чоры балаларына һәйкәл ясау башланды. Ул хатын-кыз, бала һәм ир-ат фигураларыннан торачак. Бүгенге көндә скульптор Вадим Ихсанов малай фигурасы өстендә эшли. Һәйкәл үз халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы алдында баш ию, горурлану, кеше хәтеренең бөеклегенә соклану урыны булачак. Без, хәзерге буын,...

Менделеевскиның 50 еллыгына әзерлек кысаларында тыл хезмәтчәннәренә, толларга, сугыш чоры балаларына һәйкәл ясау башланды.

Ул хатын-кыз, бала һәм ир-ат фигураларыннан торачак. Бүгенге көндә скульптор Вадим Ихсанов малай фигурасы өстендә эшли. Һәйкәл үз халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы алдында баш ию, горурлану, кеше хәтеренең бөеклегенә соклану урыны булачак. Без, хәзерге буын, Ватанны яклаучылар, фидакарь хезмәт күрсәтүчеләр, фашист лагерьларында иза чигүчеләр, Бөек Җиңүне каршылый алмаганнар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Мондый һәйкәл һичшиксез булырга һәм монументлар ансамблен тулыландырырга тиеш. Бу ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм һәр кешенең намус эше. Предприятиеләр һәм оешмалар коллективларының күбесе әлеге изге гамәлдә катнашырга карар кылды. Тыл хезмәтчәннәре, толлар һәм сугыш чоры балалары ул куркыныч елларда үз-үзләрен аямыйча эшләгәннәр, ачлык һәм ялангачлык кичергәннәр, фронтовиклар кебек үк, көндәлек хезмәтләре белән Җиңүне якынайтканнар. Алар безнең һәм киләчәк буыннар өчен тырышканнар. Без дә тормышта игелек кылырга омтылыйк.

Иганәчелек һәм кулдан килгәнчә ярдәмне түбәндәге исәп счётына күчерергә мөмкин:

ПАО «АК БАРС» БАНК ДО «Менделеевский № 1» Елабужского филиала
Юр. адрес: 420066 г. Казань, ул. Декабристов, 1
Адрес местонахождения: 423650 РТ, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 19
ИНН/КПП 1653001805/165601001
ОГРН 1021600000124
БИК 049205805
КОР. СЧЁТ 30101810000000000805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев