ТР ЮХИДИ чираттагы тапкыр куркынычсызлык каешын куллану кирәклеге турында искә төшерә
Юл халәкәте вакытында куркынычсызлык каешы исән калу ихтималын биш тапкыр арттыра.
Куркынычсызлык каешларын куллану, юл-транспорт һәлакәтләрендә, машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажиры өчен үлем очрагын — 50% ка, арткы утыргычта пассажирлар өчен — 25% ка киметә, ә машина ауганда исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра, дип хәбәр итә Татмедианың Telegram-каналы.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасы белән идарә иткәндә, механик автотранспорт чарасы йөртүче каеш белән эләктереп куелырга һәм бары эләктерелгән пассажирларны гына йөртергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев